23 апрельдән 24 сенә каршы төндә районыбызның Колбагыш (Иске Карабаян) авылында Федоров Михаил белән Юлия түти өйләрендә, бәйрәм гыйбадәтләре укылды.
Дин тотучылар аларга изгеләндерелгән бәйрәм нигъмәтләрен - куличлар, буялган йомыркалар да алып килгәннәр иде. Алар, ике сәгатькә сузылган бәйрәм гыйбадәтләреннән соң мул табыннар артына утырып тәмле тәгамнәрдән авыз иттеләр - бу Изге көн туу, Христосның үлеп терелүе шатлыгын уртаклаштылар.
Йола буенча, христиан динен тотучылар әлеге бәйрәмне төнен йокысыз уздыралар. Алар бер-берсен бәйрәм белән тәбриклиләр, Пасха көнендә иртә таңнан балалар йорттан-йортка йөреп авылдашларын бәйрәм белән котлый. Сабыйлар Христосның прообразы буларак кабул ителә. Аларны һәр өйдә ачык йөз белән каршы алалар, буялган йомыркалар, тәм-томнар белән сыйлыйлар.
Нет комментариев