Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Пионериягә 100 ел

Владимир Ильич Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда төзелгән. Якты хәтирәләр белән тарихка кереп калган оешмага быел 100 ел тулды.

Узган гасырның 80 нче елларына кадәр туучыларга кызыл галстук һәм пионер значогы тагып, быргы тавышына сборларга җыелып, җәмгыять эшләрендә актив атнашып, өлкәннәргә ярдәм итеп, кечкенәләрне шефлыкка алып, учак янында хәрби-патриотик җырлар җырлап, бик кызыклы чорда яшәргә туры килә. Пионер оешмалары эшчәнлеге турында тулырак белү өчен, Сауш мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшләгән ветеран укытучы Шиһапова Гәүһәрия Бариевнаны үзебезнең мәктәпкә “Кызыклы очрашу”га чакырдык. Гәүһәрия апа Сауш төп мәктәбенең “Яшьлек” балалар оешмасы активистларына 1974-1987 нче елларда Сауш сигезьеллык мәктәбендә (ул елларда Саба районы) пионер оешмасы эшчәнлеге турында сөйләде. “Совет чорында мәктәпләрдә укучыларны пионерлар (3-7 кл.) һәм комсомоллар (8 кл.) дип атыйлар иде. Алар өченче класста тантаналы рәвештә пионерга, ә 7 нче класс ахырында комсомолга кабул ителде. Пионерларны өлкән пионервожатыйлар, ә комсомолларны комсомол секретарьлары җитәкләде. Сауш мәктәбенең пионер дружинасы Валя Котик исемен йөртә иде. Дружина “Һәрвакыт алга!” девизы астында эшләде”, - дип сөйләде Гәүһәрия апа. 1974-1987 нче елларда Сауш мәктәбенең пионер эшен җитәкләү өчен Шиһапова Гәүһәрия Бариевнага өлкән пионервожатый вазифасын йөклиләр. “Ул елларда мәктәптә балалар күп һәм актив иде. Нәрсә кушсаң, шуны эшләргә генә торалар, мәктәп көндез дә, кичләрен дә 9-10 нарга кадәр гөр килеп торды. Әйбәт тә укыдылар,” - дип искә ала Гәүһәрия апа. - Бүгенгедәй күз алдымда, 22 нче апрельдә (кайсы ел икәне исемдә түгел) бөек юлбашчыбыз В.И.Ленин туган көнгә багышлап дружина сборы үткәргән идек. Анда ветеран коммунистларны чакырдык. Барысы да бу сбордан бик канәгать булып таралды. Өлкән пионервожатый буларак миңа күп кенә оештыру эшләре дә башкарырга туры килде. Дружина советы әгъзаларын, отряд советы председательләрен җыеп, айга ике мәртәбә дружина советы утырышлары үткәрдем. Ярты елга бер мәртәбә, начар укучы берәр пионерның укуы һәм тәртибе тикшерелә иде. Бу аларга нык тәэсир итә һәм шуннан соң уңай якка үзгәреш күзәтелә иде. Пионер отрядларында да айга бер мәртәбә отряд сборлары үткәрелеп торды. Алар төрле кызыклы темаларга, герой-пионерлар тормышына багышлап та, күренекле кешеләр тормышы турында да, язучылар турында да була иде. Пионерлар башка төрле бик күп файдалы эшләрдә дә катнаштылар. Тимур командалары оештырып, өлкән яшьтәге әби-бабайларга төрле эшләрдә булыштылар. Һәр атнаның билгеле бер көнендә, һәр отряд үзенә беркетелгән әби-бабайга барып, малайлар утын ярып, кар көрәп, кызлар өй җыештырып, кирәк булса, башка эшләрдә дә булышып кайталар иде. Атнага бер мәртәбә терлекчелек фермасына барып, яшь бозау караучыларга шефлык итәләр, аларга булышып, бераз гына булса да эшләрен җиңеләйтергә ярдәм итәләр иде. Бозау караучы апалар балаларга рәхмәт әйтеп озатып кала иделәр. Төрле очрашу кичәләре дә оештырылды. Бу эшләр пионерлар өчен зур тәрбия чарасы булды. Бәйрәмнәргә багышлап, дружинада башка файдалы эшләр дә башкарылды. Һәр елны 23 нче февральдә Совет Армиясе көненә багышлап “Аҗаган” уены үткәрелеп килде. Аны мәктәп директоры Шиһапов Рифкать Баһавиевич һәм физкультура укытучысы Сафиуллин Рашит Альбиртович әзерләп үткәрде. Уенда ике рота – “Яшелләр” һәм “Зәңгәрләр” ярыша иде. Алдан рота хәрби киемнәр, погоннар әзерли, агачтан автоматлар, оек эченә пычкы чүбе тутырып гранаталар ясый. Ярыш хәрби җырлар башкарып, роталарның маршыннан башлана. 1980-1985 елларда яз айларында, Бөек Җиңүнең 35, 40 еллыгына багышлап, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар үткәреп, алар пионерларга үзләренең башыннан үткәргән сугыш мәхшәрләре турында һәркемне тетрәндергеч итеп сөйләделәр. Һәр елны 9 нчы майда Җиңү бәйрәменә багышланган митинг үткәрелде. Аңа сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Алар чыгышлар ясады. Пионерлар аларны хөрмәтләп, концерт куйды. Гомумән, мәктәптә эшләр гөрләп барды. Укучылар да, укытучылар да мәктәптән кайтып кермәде дисәк тә ялгыш булмас. Кичләрен төрле фәннәрдән кичәләр әзерләп, аларны үткәрү, бәйрәмнәрдә кую өчен концертлар әзерләп, аны клубта кую, айлар буе әзерләнеп Яңа ел бәйрәмен искиткеч матур, күңелле итеп үткәрү, төрле фәнни түгәрәкләрдә катнашу һәм башка бик күп файдалы эшләр башкарылды. Боларның һәркайсында пионерлар актив катнашып йөри иде. Бу эшләр барысы да укытучылар коллективының зур тырышлык нәтиҗәсе, - дип сөйләде Гәүһәрия апа. Татарстанда пионерларга алмашка варислар килде. Безнең мәктәбебездә дә Варислар оешмасы эшли. Без пионерлар эшен дәвам итәбез.

Наилә Рахматуллина, Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбенең педагог-оештыручысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев