Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Питрәч районында «Алга! Поехали!» форумы кысаларында Алдынгылар хәрәкәте премияләре билгеләнде

21 апрель көнне Питрәч районында «Алга! Поехали!» форумы кысаларында Алдынгылар хәрәкәте премияләре билгеләнде.

Көн дәвамында төрле районнардан килгән яшьләр берничә юнәлештә остаханәләр үткәрделәр,  "Ачык микрофон" барышында үз районнарындагы эш тәҗрибәләре турында сөйләделәр, күрше районнар - дуслар белән бүләкләр алмаштылар. Шулай ук җирле бүлекчәләрнең иҗади чыгышлары һәм иң яхшы беренчел бүлекчәләрне сайлап алу узды. Аның нәтиҗәләре буенча Теләче мәктәбенең «Амперсанд» командасы «Беренче бул!" номинациясендә җиңүче булды.

Эшкә битараф булмаган мөнәсәбәте, профессионализмы һәм иҗади карашы өчен "Ел остазы" дигән мактаулы исемгә лаек булучы остазлар да билгеләнде. Алар арасында безнең педагоглар да лаек дип табылды: 
- Павлова Эльза Исмаилова (Үзәк мәктәбе),
- Минһаҗева Рафина Фирдус кызы (Югары Кибәхуҗа мәктәбе),
- Дәүләтшина Ләйлә Әхмәтвәли кызы (Шәтке мәктәбе),
- Хәмидуллина Фирүзә Зөфәр кызы (Олы Мишә мәктәбе)

Остазларны һәм яшьләрне - Алдынгылар хәрәкәте активын котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев