Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Полиция Кыш бабае Яңа ел күчтәнәчләре өләште

Балигъ булмаганнарның законлы мәнфәгатьләрен, аларның хокукларын яклау, социаль яктан тотрыксыз, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә ярдәм йөзеннән Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 25 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр “Полиция Кыш бабае” акциясе үткәреләчәген хәбәр иткән идек.

Бүген Полиция Кыш бабае белән Кар кызы һәм район эчке эшләре бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясе өлкән инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Искәндәр Моталлапов белән берлектә белән шундый 15 гаиләдә булып, аларда тәрбияләүче балаларга Яңа ел күчтәнәчләре өләште.

  Акция моның белән генә тәмамланмый әле. Әйткәнебезчә, ул киләсе елның 15 гыйнварына дәвам итә. Кыш бабайның букчасын олы җанлы иганәчеләр дә тулыландыра ала. Матди яктан аз тәэмин ителгән балаларны Яңа елда сөендерергә теләүчеләрнең күчтәнәчләре белән полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев