Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Премияләр билгеләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 3 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.

Тырмалауда:

Беренче урында - Рамил Вакыйф улы Кәримов - җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтеннән;

Икенче урында - Габделәхәт Габделбарый улы Яппаров - “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан;

 

Игеннәрне тукландыруда:

Беренче урында - Расим Харис улы Гарипов - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән;

Икенче урында - Мәүлетҗан Касыйм улы Хәбибуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән;

 

 Чәчү комплекслары белән чәчүдә:

Беренче урында - Шигаев Данил Михайлович - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән;

Икенче урында - Динар Нурзалин улы Гайнуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтеннән;

Икенче урында - Нияз Гомәр улы Тимербаев - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән;

 

Гади чәчкечләр белән чәчүдә:

 Беренче урында - Ильфир Мулланур улы Салихов - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән.

Икенче урында - Илнур Габделмәннән улы Шәрипов - “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан.

 

Биш көнлек хезмәт нәтиҗәләре буенча җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте механизаторы Рамил Вакыйф улы Кәримов  иң күп эш башкаручы механизатор буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев