Премияләр билгеләнде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 22 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге игенче - механизаторлар соңгы биш көндә язгы кыр эшләрендә иң югары нәтиҗәгә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.
Тырмалауда:
- беренче урында - Рамил Вакыйф улы Кәримов белән Рөстәм Мөхәммәтгали улы Сәйфетдинов - “Алан” акционерлык җәмгыятеннән;
- икенче урында - Илсур Миңләхмәт улы Гыйләҗев - җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәтеннән;
- икенче урында - Хәйдәр Насыйр улы Нәҗипов - “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан;
- икенче урында - Айнур Рафаэль улы Гайнетдинов - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән.
Тукландыруда:
- беренче урында - Варламов Дмитрий Павлович - “Алан” акционерлык җәмгыяте;
- икенче урында - Флүр Нургали улы Шәйхиев - җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәтеннән;
- икенче урында - Алексеев Денис Николаевич - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән.
Биш көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча “Алан” акционерлык җәмгыяте игенче - механизаторлары - Рамил Вакыйф улы Кәримов белән Рөстәм Мөхәммәтгали улы Сәйфетдинов иң күп нормо-смена эш башкаручы буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев