Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Премияләр булдырылды

Узган атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан язгы кыр эшләрендә иң күп нормо-смена эш башкарган механизаторларга кызыксындыру чаралары билгеләү турында Нигезләмә эшләнде.

 Нигезләмә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тарафыннан имзаланган. Кызыксындыру чаралары язгы кыр эшләрен кыска срокларда һәм югары сыйфат белән башкарып чыгу максатыннан кулланыла. Кызыксындыру чаралары, ягъни акчалата премияләр минераль ашламалар кертүдә, җир хәзерләүдә һәм чәчүдә актив эшләгән механизаторларга һәр биш көн саен билгеләнеп, бирелеп барылачак. Акчалата премияләрнең күләмнәре түбәндәгечә:

Тырмалауда: беренче урынга - 1500, икенче урынга - 1000 сум.

Культивацияләүдә: беренче урынга - 1500, икенче урынга - 1000 сум.

Гади чәчкечләр белән чәчүдә: (чәчү звеносы бүләкләнә) - беренче урынга - 4000 икенче урынга - 3000, өченче урынга - 2000 сум.

Чәчү комплекслары белән чәчүдә: беренче урынга - 3000, икенче урынга - 2000 сум.

Минераль ашламалар кертүдә: беренче урынга - 1500 сум, икенче урында - 1000 сум.

Искәрмә. Эш күрсәткечләре бер төрле булганда, механизаторның язгы кыр эшләре башыннан күпме эталон эш башкаруы исәпкә алыначак.

Механизаторларның биш көнлек эш нәтиҗәләре “Теләче” газетасында чагылдырылып барылачак.

Механизаторларның эш күрсәткечләре район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә вакытында бирелмәсә, акчалата премия билгеләү протоколына кермәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев