Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Профилактик акция

Район полиция бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 14 март көнне республикада, шул исәптән районда, “Наркотиклар белән сәүдә итүләрен хәбәр ит!” дип исемләнгән оператив-профилактик акциянең беренче этабы башланып китте.

Әлеге акция 25 мартка кадәр дәвам итәчәк. Традицион чара киң җәмәгатьчелекнең игътибарын наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәшкә җәлеп итү, аларны медицина максатларында кулланмау очракларын кисәтү, оператив мәгълүматлар җыю буенча эшне нәтиҗәлерәк оештыру максатыннан үткәрелә. Районыбыз биләмәсендә наркотикларның законсыз әйләнеше, алар белән бәйле башка гамәлләр турында хәбәрдар булсагыз, район полиция бүлегенең җинаятьләрне ачу бүлегенә 2-00-02 номеры белән шалтыратуыгыз сорала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев