Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

“Хәвефсез тәгәрмәч - 2025” республика бәйгесенең район этабы узды

Бүген “Батыр” спорт комплексында “Хәвефсез тәгәрмәч - 2025” республика бәйгесенең район этабы булып үтте. Чарада барлыгы 10 мәктәп командасы чыгыш ясады.

Традицион ярышларны ачу тантанасында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге инспекторы, полиция лейтенанты Ленар Кыямов, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова, “Алдынгылар хәрәкәте”нең район бүлеге җитәкчесе Алия Сабирова, район мәгариф бүлеге методисты Гөлназ Әхмәтвәлиева һәм район балалар иҗат үзәге белгече Сәйдә Закирова катнашты һәм чыгыш ясады.

Ярышта мәктәпләр данын 9 яшьтән 11 яшькә кадәр булган ике малай, ике кыз яклады. Бәйгедә укучылар дүрт бирем буенча һәм иҗади бәйгедә көч сынаштылар. Биремнәр нигезендә укучыларның юл йөрү юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтү тәртипләрен ни дәрәҗәдә белүләре, фигуралы итеп велосипедта йөрү осталыклары тикшерелде.

Мавыктыргыч һәм киеренке ярыш һәм аның җиңүчеләре турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

 Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев