Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районара турнир үтте

Бүген, ягъни 15 гыйнвар көнне, ДОСААФ оешмасы янәшәсендә урнашкан картинг мәйданчыгында Теләче муниципаль районы башлыгы Кубогына картинг спорты буенча районара турнир үткәрелде.

Ярышта Саба, Балтач, Арча, Лаеш, Кукмара  һәм Теләче районнарының яшь картингчылары катнашты. Яңа елның беренче һәм кабатланмас ярышын тантаналы шартларда муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов ачып җибәрде.

Көн шактый салкын һәм җилле булып торуга  карамастан, ярыш бик оешкан төстә узды,  укучылар да анда бик теләп катнашты. Бу эштә аларга җанатар буларак тренерлары, әти-әниләре һәм тамашачылар бик теләп булышты. Балаларның, бигрәк тә теләчелеләрнең, күнегүләргә яратып йөргәнлекләре, белемнәре һәм осталыклары көннән-көн арта барганы әллә кайдан күренеп тора. Арада кыз балалар да күп булуы аларга карата күңелдә бары соклану хисләре генә тудырды.

Көн буе дәвам иткән мавыктыргыч һәм киеренке ярышта җиңүчеләрне һәм призлы урыннарны яулаучыларны да муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде. Укучы балалар  “Юл хәрәкәте иминлеге” юл хәрәкәте дәүләт бюджет учреждениесенең  Саба бүлеге (җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова) белән  район ДОСААФ оешмасы (җитәкчесе Рәис Нуртдинов) тарафыннан һәм шәхси эшмәкәр Әгъзам Кәрмуллин иганәсенә әзерләгән медаль, Кубокларны һәм акчалата призларны аның кулыннан кабул итеп алдылар.

Районара турнирда призлы урыннарны  Теләче, Балтач һәм Кукмара районнары җыелма командалары яулады.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев