Районда Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлеге утырышы узды
Бүген район хамиятенең утырышлар залында Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлегенең утырышы узды.
Очрашуда район башлыгы Айрат Фатхуллин, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлекчәсе һәм районда эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмалары әгъзалары, оешма-предприятие җитәкчеләре, мәгариф бүлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Җыелышта Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлекчәсе җитәкчесе Алисә Дәүләтшина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын –кызлары иҗтимагый оешмасы Теләче районы бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфия Ибраһимовалар чыгыш ясап, үзләре җитәкләгән оешма эшчәнлекләре белән таныштырса, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова “Ак калфак” оешмасының нинди эшләр белән шөгыльләнүе, аның әһәмияте, хатын-кызларның милләтне саклаудагы өлеше турында сөйләде.
Утырышта хәзерге заман проблемалары, балалар тәрбияләүдә булган кимчелекләр, игътибар үзәгендә торган төрле мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Киләчәктә гореф-гадәтләребезне торгызуга, татар телен саклап калуга, гаилә кыйммәтләрен күтәрүгә кагылышлы планнар билгеләнде. Ахырдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын –кызлары иҗтимагый оешмасының Теләче районы бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфия Васыйл кызы үз теләге белән әлеге эштән китү сәбәпле, яңа җитәкче итеп Сәринә Юсупова сайланды. Ул бүгенге көндә Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбен җитәкли.
Зөлфия Ибраһимова.
Илнур Валиуллин фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев