Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районда яшьләр фестивале үтәчәк

2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Теләче районында яшәүче яшьләрнең рухи һәм иҗади үсешенә ярдәм итү юлы белән яшьләрнең ял итү сыйфатын һәм аны гамәлгә ашыру өчен шартларны камилләштерү максатыннан агымдагы елда районыбызда дүртенче тапкыр “Талантлы яшьләр – халкыбыз горурлыгы” яшьләр фестивале узачак.

21 гыйнвардан башлап 12 март аралыгында  мәдәният учакларында үтүче сәнгатькә гашыйк яшьләребезнең чыгышларын тамаша кылырга рәхим итегез!  Фестиваль кысаларында узучы беренче концерт 21 гыйнвар көнне Иске Җөри мәдәният йортында 19.00 сәгатьтә башлана.

Әгәр син 35 яшькә кадәр булган җыр – моңга, биюгә гашыйк, сәхнәдә чыгыш ясарга яратучы талантлы шәхес икән, димәк без сине фестивальдә көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев