Районда техник карау буенча бәйге игьлан ителде
Районда эшләүче Дәүләт техник күзәтчелек органы һәм “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге шәхси затларның техникасын тикшерүгә әзерлеге буенча, Бәйге игълан итә
Бәйгедә катнашу өчен таләпләр:
-техника белән идарә итүченең моңа хокук бирү таныклыгы булу;
- техниканың теркәлү таныклыгы булу;
- медицина аптечкасы, һәлакәт вакытында куелырга тиешле ике берәмлек билге, янгынга каршы сүндерү жайланмасы булу;
- кин габаритлы техник агрегатлар булганда, анын түбәсендә сары төстәге ут жайланмасы (мигалка) булу;
-тракторда һәм тагылма арбада туктап төзәтү эшләре башкарганда аның кузгалмавын тәэмин итүче башмаклар булу;
- завод һәм двигатель номерлары булучы урыннардагы язулар өстәмә буяулардан һәм башка катнашмалардан чистартылган булу;
- барлык төр приборлар, техник куркынычсызлык жайланмалары төзек һәм эш халәтендә булырга тиеш;
-техниканы эксплуатацияләүче шәхеснең үз янында уткайтаргыч сызыклы киеме (жилеты) булырга тиеш.
Конкурс комиссиясе карары буенча Махсус дипломнар яисә Мактау грамоталары тапшырылырга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон номеры: 89297269921
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев