Райондашларыбыз иҗаты
Гел шулай булыр микән!?
Бу күңелне аңламассың
Әллә нык арып киткән?
Бераз шүрләп куям,кайчак,
Гел шулай булыр микән?
Арыгандыр , дөньясы да
Әнә, буталып беткән.
Хәтта көн узганын сизмим,
Гел шулай булыр микән?
Китә алмый,җанга тия,
Гел бер уй, кичен - иртән.
Нинди хәбәр ишетелер?
Курку йөрәккә күчкән…
Чынга ашмастай хыяллар
Кунакка дәшми күптән.
Үткәнне барлап юанам,
Гел шулай булыр микән?
5.01.2025 Сиренә Гатиятова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев