Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызның Хезмәт Герое

Районыбыз үзеннән чыккан тагын бер социалистик Хезмәт Герое белән горурлана ала.

Социалистик Хезмәт Герое Закиров Зариф Закир улы 1889 елда Мамадыш өязе (хәзерге Теләче районы) Сос Мыс (Җәнәй) авылында туган. Ярлы гаилә баласы Зарифка туган авылында башлангыч белем алу да мөмкин булмый. Авыр тормыш әтиләре Закир аганы бәхет эзләп туган авылыннан гаиләсе белән чыгып китәргә мәҗбүр итә. Алар Кизел шәһәренә килеп урнашалар. Әтиләре Губаха шахтасында эшли башлый. 14 яшендә Зариф та әтисе белән шахтага төшә. Яшүсмер малайга забойда күмер чабарга да, тезләнеп төялгән чананы тартып йөрергә дә, тонналап Районыбызның Хезмәт Герое күмер төялгән вагонетканы этеп йөрергә дә туры килә. 1906 елда урман кисүдә, 1907 елдан башлап Донбасс шахталарында эшли. Октябрь революциясенә кадәр патша шахталарындагы авыр хезмәтнең барысын да башкара. Эссе, һава җитмәгән, аяк-кулларын канатып бетергән тар һәм куркыныч забойда 10-12 сәгать яланаяклап, мүкәләп чана тартып йөргән малай киңрәк забой һәм киңрәк юл табарга теләп берничә шахтаны алыша. Ләкин, барсында да рус телен дә белмәгән татар малае бер үк хезмәт шартлары, шахтадагы үлемнәр һәм авырулар белән очраша. 1916 елда патша армиясенә чакырылып, 1917 елдан Кызыл Гвардия сафларына, ә аннан Кызыл Армиядә хезмәт итәргә туры килә. 1923 елда ул Кузбасс шахталарына килеп чыга һәм тагын 30 елдан артык гомерен шахтер хезмәтенә багышлый. Ватан сугышы елларында 50 яшьтән өлкәнрәк шахтер норманы 400- 500 % ка үтәп бара. Яшьләрнең остазлары булып, аның кул астында йөзләрчә алдынгы шахтерлар үсеп чыга. Ул елларда Полысаевск шахтеры Зариф Закировның исеме барлык Кузбасска билгеле була. Шушы хезмәтләре өчен Зариф Закировка 1948 елның 28 августында СССР Верховный Советы Указы белән Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелеп, алтын “Урак һәм чүкеч “ медале белән икенче тапкыр Ленин Ордены тапшырыла. Шул ук елда аңа “Почетлы шахтер” исеме дә бирелә. 1948 елның 21 августында Ленинск-Кузнецск шәһәрендә чыккан “Ленинский шахтер” газетасы аның хезмәтен түбәндәгечә бәяли.

35 лет проработал на шахтах рудника старейший горняк крепильщик Зарип Закиров. Он обучал шахтерскому делу не один десяток молодых рабочих, любовно передавая им славные шахтерские традиции, воспитывая их в духе уважения к труду, преданности родине. День шахтера Почетный шахтер Зарип Закиров встретил выполнением личной пятилетки. Полный сил и стремления еще на славу послужить любимой Отчизне, встретил Зарип Закиров высокую правительственную награду.

Зариф Закиров пенсиягә 1956 елда, ягъни 67 яшендә китә. 1972 елда 83 яшьлек шахтер ис газы (угарный газ) белән агуланып, фаҗигалы төстә вафат була. Күренекле якташыбыз үлеменнән соң да Полысаевск шахтасы һәм Полысаево шәһәрендә дәрәҗәле тарихи шәхес булып санала. 2014 елда Полысаевск шахталары ачылуның 75 еллык юбилее истәлегенә шәһәрдә ял паркы төзеп, паркка Зариф Закиров исеме бирелә. Парк уртасында панорамалы зур монументта Зариф Закировның барельефы ясала. Хәзерге вакытта Зариф Закировның Сос Мыс авылында нәсел җепләрен табып булмады. Материаллар Ленинск-Кузнецк шәһәренең Ленинский шахтер газетасы архивыннан алынды.

Сәлмән Гыйлмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев