Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Раштуа бәйрәме белән

Православие динендәге хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Гасырлар узган саен әлеге дулкынландыргыч бәйрәмнең илаһи нуры яктырганнан яктыра бара. Раштуаның бөек тылсымы кеше тормышына тирән мәгънә сала, иман, өмет һәм мәхәббәт чыганагы булып тора. Күпмилләтле Теләчебез соңгы елларда моңарчы күрелмәгән рухи күтәрелеш кичерә, традицион дини нигезләребезгә кайту һаман киңрәк колач ала. Халыклар дуслыгын ныгыту, җәмгыятьтә толерантлыкның кагыйдәгә әверелүе фондында тарихыбыз белән кызыксыну арта. Башка диннәр кебек православие дә халыкка хезмәт итүдә активлык күрсәтә, милләтләр арасында дуслык җепләрен ныгытуга зур тырышлык куя. Раштуа гаиләләрегезгә иминлек китерсен, шушы изге бәйрәм шатлык-сөенечләр алып килсен, туганнар һәм дусларны бергә җыйсын! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, иминлек, мәхәббәт һәм Яңа ел бәйрәме кәефе телибез!

 

 Теләче муниципаль район Советы,  һәм муниципаль район Башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев