Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов кулыннан акчалата премия сертификатларын кабул итеп алдылар

Бүген, ягъни 24 май көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан”, “Игенче”, “Август – Теләче”, “Алан” ширкәтләре һәм “Низамов М.Х” крестьян-фермер хуҗалыгы басу-кырларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Басуларда йөргәндә район башлыгы иген уңышының язмышы күпчелек очракта җитәкче һәм агроном факторына бәйле булуын ассызыклап үтте. Әлеге фактор урыннарда эшнең ничек оештырылуында ачык чагыла.

Азактан ул язгы кыр эшләренең аеруча “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгында оешкан төстә баруын билгеләп үтте. Биредә бүген-иртәгә бөртекле культураларны чәчүне төгәллиләр. Аннары, баландышлылар кукуруз чәчәргә керешәчәкләр. Шунысы игътибарга лаек, туган хуҗалыгында механизатор буларак 1988 елдан бирле хезмәт куючы звено җитәкчесе Илнур Шәрипов быел чәчү эшләрен яңа чәчкеч белән башкарган. Ә чәчүгә җир хәзерләүче Раил Хәсәншин туган авылы басуларын өр-яңа культиватор белән эшкәрткән.

Соңгы биш көндә югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгән игенче - механизаторлар – Илшат Хәсәншин (“Чулпан” ширкәте),  Рөстәм Нәбиуллин (“Игенче” ширкәте),  Александр Баканаов (“Август – Теләче” ширкәте), Раил Хәсәншин белән Илнур Шәрипов (“Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы), Динар Гайнуллин (“Алан” ширкәте) муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов кулыннан акчалата премия сертификатларын кабул итеп алдылар.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев