Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район җитəкчесе үзенең туган көнендə тавыш бирде

11-13 сентябрьдə Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дəүлəт Думасына һəм Татарстан Дəүлəт Советына, муниципаль берəмлеклəрнең вəкалəтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстəмə сайлаулар уза.

Район халкы быел да сайлауларда активлык күрсəтə. Сайлау участогы
ачылуга райондашларыбыз үз тавышларын бирергə ашыкты. Телəче урта
мəктəбе бинасында урнашкан 2669 номерлы сайлау участогында сайлау
яшендəге 1108 кеше бар. Ике көн эчендə шуның 714 үз тавышларын
биргəн. Əлеге участокта беренче тапкыр сайлауда катнашучы 6 яшь
сайлаучы да бар. Шуларның 5 килеп инде үз тавышларын бирергə дə
өлгерде. Өйдə сайларга телəк белдергəн кешелəрнең саны əлеге участокта
18 кешене тəшкил итə.
Беркайчан да сайлаулардан калмаучы, бүген үзенең туган көнендə район
җитəкчесе Нəҗип Хаҗипов һəм аның тормыш иптəше Гөлнур ханым
иртəн Телəче урта мəктəбендə урнашкан сайлау участогына килде.
“Россия күлəмендə республикабыз экономик үсеш буенча алдынгы
урыннарны били. Социаль-көнкүреш ягыннан да бөтен программалар бар,
алар һəрчак яңарып тора. Алга таба да шулай булачак. Президент
тарафыннан булдырылган программаларында, Телəче районы үзлəренə
тиешлелəрендə катнашып килə. Без моның өчен Президентка
рəхмəтлебез. Сайлауларның өч көн дəвамында узуы да халык өчен
файдалы, һава торышлары матур тора. Сайлауларда район халкы актив
катнаша, үз фикерен җиткерə, бу бик яхшы”,-диде Нəҗип Хаҗипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев