Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район мәгарифенең якты йолдызы

Ул гаҗәеп дәрәҗәдә кешелекле, ачык, гади, тыйнак һәм бик эшчән кеше булып истә калган.

Бушмакин Евгений Петрович… Ветераннарның район Советын җитәкләгәндә хезмәтем буенча аның тарафыннан район күләмендә үткәрелгән чараларда еш катнашырга туры килде.

Ул гаҗәеп дәрәҗәдә кешелекле, ачык, гади, тыйнак һәм бик эшчән кеше булып истә калган. Башкалар күңеленә дә ул зур хәрефтән язылучы Кеше, Дус, Иптәш һәм Укытучы булып кереп калгандыр. Аның якты истәлеге, үзе белем биргән Шармыш һәм Теләче мәктәпләре укучылары һәм аның белән бергә иңгә-иң куеп эшләгән укытучылар күңелендә аеруча яхшы саклана.

Евгений Петрович тумышы белән Удмуртия Республикасыннан иде. Аның да Як-Бодвин районының Малые Ошворцы авылыннан. 1929 елның 10 ноябрендә дөньяга килә ул. Җиденче сыйныфны да ул шушы авыл мәктәбендә тәмамлый һәм имтиханнарсыз гына Як-Бодвин педагогия училищесына укырга кабул ителә. Мәктәптәге кебек, ул училищеда да уку алдынгысы була. Училищены тәмамлагач, ул Олы Овшорцы җидееллык мәктәбенә башлангыч сыйныфлар, бер елдан рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. 1950 елдан башлап аның хезмәт юлы комсомол белән бәйле. Шушы юнәлештә эшләп ул ВЛКСМның өлкә комитеты инструкторы дәрәҗәсенә җитә. 1952 елда аның тормышында кискен борылыш була. Укытучылар институтын тәмамлаган яшь педагогны август аенда районыбызның Шармыш җидееллык мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрәләр. Шармышта ул 1957 елга кадәр хезмәт куя. Биредә дә яшь белгеч комсомол башлангыч оешмасын җитәкли, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, ул җитәкләгән сәнгать коллективы зона һәм районкүләм смотрларда призлы урыннарны еш яулый...

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев