Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районның иң яхшы пешекчесе

Теләче авылында яшәүче Елизавета Гордеевага тормыш сынауларын балачак-тан татырга туры килә. Бөек Ватан сугышы башлангач,әнисе 3 сабые белән туган авылына кайтып урнаша.

Тыныч тормыш озакка бармый, әниләре вафат була, әбиләре сукырая. Сеңлесе белән аны Субаш авылында урнашкан балалар йортына җибәрәләр. Олы апалары күзләре күрми торган әбиләрен карап авылда кала.

Язмыш аны Теләче ашханәсенә алып килә. Ул биредә пешекче ярдәмчесе булып эшли башлый. Тырыш, пөхтә кызны пешекчеләр бик тиз үз итә. Елизавета Илларионовна да пешекче һөнәрен ярата, үзенә кушылган гади генә эшләрне дә җиренә җиткереп, күңел биреп башкара. Җитәкчелек аның сәләтен күреп, пешекче итеп куя. Елизавета ханым Саба, Теләче районнары арасында оештырылган бәйгеләрдә “Иң яхшы пешекче” исеменә берничә тапкыр лаек була. Казан шәһәрендә узган бәйгедә дә сынатмый, яшь булуына карамастан, җиңү яулый. Аңа Мәскәүдә узган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә дә катнашырга насыйп була. 1973 елда Питрәч зо- насында узган пешекчеләр бәйгесендә Елизавета Гордеева янә җиңү яулый. Казан шәһәрендә узган бәйгенең икенче турында катнашып, үзенең осталыгын тагын бер кат дәлилли. Шуннан соң аны Молдавиягә тәҗрибә уртаклашырга җибәрәләр.

“Анда бар ризыкларны борычны күп кушып ясый иделәр. Безне бик яхшы кунак иттеләр, үзем өчен күп тәҗрибә туплап кайттым”, - ди, ул елларны хәтерендә яңартып. Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, 1973 елда Ставрополь өлкәсендәге Ессен- туки шәһәренә чакыру ала. Бәйгедә ул сәгать белән бүләкләнә.

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев