Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбыздагы барлык тәрбиячеләрне дә һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм.

Катлаулы һәм мактаулы хезмәтләрендә зур уңышларга ирешүләрен, гаиләләренә иминлек, саулык-сәламәтлек, сабырлык теләп калам.

Тәрбияче күңеле

Иртән иртүк чыгып китәм

 Яраткан хезмәтемә.

Эшләгән хаклык үзем дә

Лаекмын хөрмәтенә.

Ишек ачып килеп керә

Бер-бер артлы сабыйлар.

Бер гөнаһысыз күзләре

Якын итеп карыйлар.

Мин үзем дә кайчагында

Бала булып каламын.

Сөйләшкәндә алар кебек

Нәни булып аламын.

Уйныйсың да, җырлыйсың да

Балаларга кушылып.

Биегәннәрен күргәч тә

Күңел куя очынып.

Менә шуңа картаерга

Бер дә ашыкмый күңел.

Унсигез үк булмаса да

Йөрәк  илледә түгел.

Балаларда күрәм үзем

Яшь калуның  бер серен.

Хезмәт белән бергә куштым

Мин яшьлек эликсирын.

Шөкер итәм бүгенге көн -

Исән аяк кулларым.

Кая барсам, нишләсәм дә,

Уңып тора юлларым.

Тормыштагы   мәшәкатем

Уза елмаеп-көлеп.

Яшәргә язсын кемгә дә     

Эшенең  тәмен белеп.

 

Д. Миннебаева,

Олы Мишә балалар бакчасы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев