Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ремонт төгәлләнә

Район үзәк хастаханәсендә ремонт эшләре төгәлләнде. Төзәтү эшләре барышында бина тышкы яктан яңартылды.

Ренимация, операция, диагностика, кабул итү бүлмәләре, авырулар дәвалана торган палаталар заман таләпләренә туры китерелеп эшләнде. Хастаханәнең поликлиника ягында кул тимәгән урын калмады. Бүген биредә медицина хезмәткәре үзләренең эш урыннарына күчә. Яңа урнаштырылган медицина җиһазлары тест режимында эшли дә башлады. Авыруларга дәваланырга һәм тикшеренергә бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов биредәге эш барышыннан канәгать калды. Баш табиб Ирек Галиуллинга бу атнада эшне төгәлләү бурычын куйды.

Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев