Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Республика бәйгесенең финалында

Казан шәһәренең Киров районы «Сәяхәт» балаларга өстәмә белем бирү үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Кешене тәрбияләү» балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика бәйгесенең финалы узды.

Финал сынауларында Татарстан Республикасының 19 муниципаль берәмлегеннән 30 педагогик хезмәткәр катнашты: Актаныш, Арча, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Саба, Тәтеш, Тукай, Чистай, Теләче, Ютазы районнары, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләре. Ике тур нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә җиңүчеләр ачыкланды.

20 майда «Россия - Минем тарих» тарихи паркында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең педагог-оештыручысы Алсу Җиһаншина «Балалар иҗтимагый оешмаларының, берләшмәләренең тәрбияви траекторияләре» номинациясендә 1 урын алды. Котлыйбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев