Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Республика программалары - гамәлдә

8 сентябрь көнне, Баландыш авылында республика программасы нигезендә төзекләндерелгән мәдәният йортын ачу тантанасы булып үтте.

Аны ачу тантанасында районыбыз җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, районыбыз кунаклары – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының Башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм Татарстанның, Башкортстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Тукай премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат Рөстәм Миңнехановның ышанычлысы Салават Фәтхетдинов катнашты. 


Алар авыл халкы алдында чыгыш ясап, әлеге тарихи чара белән ихлас котладылар, яңартылган мәдәният йортында сәнгати чараларның һәрдаим үткәрелеп торуын, аның халыкка игелекле хезмәт итүен теләделәр. Һәм алга таба да республикада эшләп килүче кырыктан артык программаның дәвамлы булачагына зур ышаныч белдерделәр. Яңартылган мәдәният йортының керү юлына куелган кызыл тасманы кисү хокукы да аларга һәм Баландыш авылының яшь йолдызына, җырчы егеткә – Морат Галләмовка бирелде.


Аннары, курчак өе шикелле итеп киендерелгән мәдәният йортының тамаша залында тәүге концерт күрсәтелде. Сүз уңаенннан шунысын да әйтеп узыйк, авыл китапханәсе дә биредә урын алган. 


Сер итеп кенә әйтәм, бик күпләрнең яраткан һәм хөрмәт иткән җырчысы Салават Фәтхетдинов та әлегедәй матурлыкка, бөтенлеккә карап соклануын яшермәде. Шуңадыр, ул иң яраткан җырларының берсен баландышлыларга, аларның да иң хөрмәтлеләренә - өлкән яшьтәге кешеләренә багышлады. 
Республика программасы нигезендә Баландыш авылында яңартылган мәдәният йортын ачу тантанасы турында тулырак “Теләче” газетасында.
 

Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев