Республика семинарында
26 февраль көнне мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре өчен консультация, практик һәм методик ярдәм күрсәтү, шулай ук муниципаль учреждениеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү максатында, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» тарафыннан Биектау районы Ямәширмә авылы мәдәният йорты базасында күчмә семинар-практикум үткәрелде.
Семинар эшендә Кукмара, Питрәч, Балтач, Саба, Биектау, Әтнә районы делегацияләре белән беррәттән, мәдәният йорты методисты Вәлиева К.Н, сәнгать мәктәбе директоры Сафина Р.К., районның туган якны өйрәнү музее директоры Имамиева Ф.М., Баландыш авыл мәдәният йорты директоры Тимербайев И.Ф. һәм Күкчә авыл китапханәсе китапханәчесе Сәләхова И.Ф. лар катнашында район делегациясе катнашты.
Семинарның беренче өлешендә, катнашучыларга Салих Сәйдәшев музеена, Чернышев авыл китапханәсе һәм Ямәширмә авылында урнашкан "Туран сәнгате" халык кәсепләре музей-остаханәсенә экскурсияләр тәкъдим ителде.
Семинарның пленар өлешендә исә, «Таткультресурсцентр», Татарстан Республикасы милли китапханәсе һәм милли музей вәкилләре тарафыннан, мәдәни-ял учреждениеләре, балалар сәнгать мәктәпләре, китапханә һәм музейларның 2024 елгы эшчәнлегенә анализ һәм 2025 елга планнар турында чыгышлар тыңланды.
Семинар программасының котланучылары арасында, Баландыш авыл мәдәният йорты директоры Тимербайев Илсаф Фидаиль улына намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен, «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» нең Рәхмәт хаты алуы белән чын күңелдән котлыйбыз.
Зөлфия Мәхмүтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев