Җәмәгать тыңлаулары узды
Бүген “Киләчәк” яшьләр үзәгендә Теләче авылында яңа мәчет төзү буенча җәмәгать тыңлаулары булып үтте. Муниципаль район башглыгы Айрат Фатхуллин белән район мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җитәкчелегендә узган чарада диндар райондашларыбыз катнашты.
Очрашуда Фатих Хөсни урамында (Казанга чыгып китү, аннан кайтып керү юлында) төзеләчәк яңа “Хан мәчете”н проектлау мәсьәләләре каралды. Яңа мәчет Болгар шәһәрендәге “Хан мәчет”енең оригиналь варианты. Бу эшнең барышы белән райондашларыбызны “Оста проект” дип исемләнгән проектлау ширкәте җитәкчесе Ильяс Сәгъдиев белән ширкәт архитекторы Алмаз Муглиев таныштырды. Егетләр булачак мәчет турында тәфсилләп сөйләп кенә калмыйча, чарада катнашучыларның да күп санлы сорауларына да җавап бирделәр. Аларның сораулары һәм тәкъдимнәре нигезендә мәчетне проектлау эшенә төзәтмәләр, үзгәрешләр кертелер дигән ышаныч бар.
-
Моның өчен вакыт бар әле. Хәерле башлангыч булсын. Башланган эш - беткән эш диелә халкыбыз әйтемендә. Бер генә мәчетнең дә төзелмичә ярты юлда тукталып калганы юк. Иншаллаһ, монысы да мәртәбәле Аллаһ йорты булып калкып чыгар. Иң мөһиме - күңелләребездә ышаныч булсын, - дип белдерде Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев.
Тулаем алганда, мәчет проекты чарада катнашучыларның күңеленә хуш килде.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев