Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ришвәтчелеккә без «юк» дибез!

Район Башлыгы, Коррупциягә каршы көрәш буенча район комиссиясе рәисе Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов белән әңгәмә.

- Нәҗип Нәкыйпович, Теләче районында коррупциягә каршы тору шартлары нинди?

- Шунысын тәгаен әйтә алам: бүгенге көндә коррупцияне кисәтү буенча эш оештырылды һәм ул һәрдаим хокук саклау органнарының контролендә тора. Эшчәнлегебезнең ачыклыгына, хәбәрдарлыгына һәм һәркем файдалана алырлык булуына зур игътибар бирелә, шулай ук район халкы белән элемтә системасы да булдырылды. Муниципаль хезмәтләр административ регламентлар нигезендә күпфункцияле үзәк аша электрон рәвештә күрсәтелә.

- Администрация һәм дәүләтнең башка тармаклары, иҗтимагый оешмалары белән үзара бәйләнеш ничек бара?

- Ведомствоара комиссия төзелде, анда полиция, район прокуратурасы, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре керә. Коррупциягә каршы тору белән бәйле мәсьәләләр буенча нәтиҗәлерәк фикер алышу максатыннан, Җәмәгать Советы рәисе, “Теләче” газетасының баш мөхәррире, ветераннар Советы әгъзалары, дин әһелләре белән эш оештырылган. Җәмәгатьчелек актив эшли, төп өстенлеге - битараф булмау. Аларны муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре һәм чыгымнары, парклар төзү, объектларны капиталь ремонтлау, юлларны төзекләндерү сыйфаты, мәктәп һәм балалар бакчаларында туклану, урамнарны яктырту, челтәрләр төзү кызыксындыра. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Баландыш авылында 5 млн сумлык парк төзү эшләре дәвам итте һәм Алан авылында 6 млн 766 мең сумлык фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Капиталь ремонтлар ясалды: Теләче районы үзәк хастаханәсенә 45 млн 430 мең сум акча тотылды. Әбде мәктәбе 29 млн 250 мең сум, Олы Мишә мәктәбе 7 млн 846 мең сум һәм Сауш мәктәбе 32 млн 986 мең сум күләмендә төзекләндерелде. Ү з ә к һ ә м О л ы Н ы р с ы мәктәпләренең азык-төлек бүлмәләре яңартылды. Чистарту корылмалары һәм канализация челтәрләре 14 млн 349 мең сум күләмендә реконструкцияләнде. Шуны да әйтергә кирәк: 2022 елга төзелешкә - 29 млн 104 мең сумга, социаль объектларга капиталь ремонт - 202 млн 957 мең сумга, юлларны төзекләндерү һәм салу - 516 млн 939 мең сумга үтәлгән. Эшләр ведомствоара комиссия тарафыннан кабул ителә. Нәтиҗәләре буенча барлык объектлар һәм җиһазлар гарантияле хезмәт күрсәтүдә тора. Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан агымдагы ел цифрлаштыру Елы дип игълан ителде. Барлык хезмәт күрсәтүләрне дә электрон рәвешкә күчерү фаразлана. Район җитәкчелегенә интернет кабул итү бүлмәсе аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. «ВКонтакте» социаль челтәрендә, «Телеграм» каналда мөрәҗәгатьләр мониторингын даими үткәреп торабыз. Без һәрвакыт аралашуга әзер

. - Сезнең фикерегезчә, коррупция күренешләреннән барлыкка килгән югалтуларны минимальләштерергә мөмкинме?

- Мөмкин. Моның өчен балалар бакчасыннан, мәктәп вакытыннан ук ришвәтчелек күренешләренә карата тискәре мөнәсәббәт тәрбияләргә кирәк. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының барлык мәгариф һәм мәктәпкәчә оешмаларында ришвәтчелеккә каршы юнәлештә сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, рәсемнәр һәм иншалар конкурслары уздырыла. Агымдагы елда мәгариф учреждениеләре укучылары һәм эшләүче яшьләр катнашында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар үткәрү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының мәдәният йортлары, авыл клублары хокук саклау органнары вәкилләре белән берлектә акцияләр, әңгәмәләр үткәрәләр. Киләсе елда да чаралар үткәрү күздә тотыла.

- Нәҗип Нәкыйпович, районда авыл хуҗалыгы уңышлары турында сөйләгез әле.

- Җитештерелә торган продукция күләмен фаразлау 2022 елның 9 аенда 1,5 млрд сум тәшкил итә. Районда 50 дән артык крестьянфермер хуҗалыгы, берничә кооператив бар: сөт җитештерү, терлек чалу, яшелчә үстерү. Терлекләрне яңарту һәм сыерларның продуктивлыгын арттыру буенча актив эш алып барыла - нәселле таналар сатып алына. Бигрәк тә әйдәп баручы хуҗалыкларыбызның - «Август-Теләче» ҖЧҖнең, «Алан» ҖЧҖнең, «Агролак» ҖЧҖнең, «Игенче» ҖЧҖ, «Чулпан» агрофирмасы» ҖЧҖ «Баландыш» АХҖК эшчәнлеген билгеләп үтәсем килә. Авыл хуҗалыгы предприят и е л ә р е н д ә һ ә м ф е р м е р хуҗалыкларында 2022 елның 1 октябренә 12094 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, алар арасында 4314 е сыерлар. 2022 елда аларның баш санын 2% ка, сөт җитештерүне - 7%ка арттыру бурычы куелган. Шул максат белән ел ахырына кадәр юл карталары эшләнде. 2022 елда Үзәк авылында«АвгустТеләче» ҖЧҖ дә 3 складка җиде мең биш йөз тонна, Шәтке авылында «Агролак» ҖЧҖ хуҗалыгында дүрт мең тонна сыйдырылышлы ашлык саклау урыннары төзелде, «Игенче» ҖЧҖ дә өч мең тонна сыйдырылышлы булганы төзекләндерелде. «Игенче» ҖЧҖ нең Казаклар авылында 504 башка һәм «Алан» ҖЧҖ Алан авылында 1000 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы салына. Районда «Август» инвестор-компаниясе үз эшен башлап җибәрде, без моңа бик шат, чөнки сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, шул исәптән орлыкчылык юнәлешен үстерү мөмкинлекләре җитди рәвештә киңәйде. 2022 елда «Агростартап» программасы буенча ике шәхси эшкуар җиләк-җимеш культураларын үстерү грантларын отты. Һәрберсенең отышы 1,5 млн. сум. Гомумән алганда, 3 млн. сум.

- Әйтеп үтегез әле, әгәр фермер коррупция юнәлешендәге хокукка каршы гамәлләргә юлыккан икән, кая мөрәҗәгать итәргә була?

- Теләче районында “кайнар” линия телефоннары, шулай ук “Ышаныч тартмасы" бар, Сез анда сораулар бирә, коррупциячел хокук бозулар турында хәбәр итә аласыз, шулай ук Теләче районы хакимиятенең электрон почтасын кулланырга мөмкин (Telache@tatar. ru). Ришвәтчелек фактлары турында Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлегенә яки Теләче районы прокуратурасына хәбәр итәргә мөмкин. Сөйләшүебезне йомгаклап шуны әйтәсем килә, коррупциягә каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы ул - түрәләр эшчәнлегенең үтә күренмәлелегенә, хакимият һәм граждан мөнәсәбәтләрендә төгәллеккә һәм гадилеккә ирешү. Россия Федерациясе законнары нигезендә, ришвәт алучы да, ришвәт бирүче дә җәзага тартылырга мөмкин булганлыгын һәр граждан белергә тиеш.

Эльвира Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев