Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рухи мирасыбыз барланды

Кичә, ягъни 15 декабрь көнне, район мәдәният йортында, «Национальное достояние - Милли хәзинә» дип исемләнгән халык фольклоры фестиваль -конкурсының гала концерты булып узды.

Ноябрь, декабрь айларында авыл мәдәният учакларында зур оешканлык белән барган, районыбызда яшәүче үзләренә хас булган милли йолаларын, гореф-гадәтләрен, кул эшләрен чагылдырган, аларны саклау, яңарту, популярлаштыру, яшь буын күңеленә күчерү максатын куйган фестиваль -конкурста дистәләгән фольклор коллективлары, йөзләгән һәвәскәр райондашыбыз катнашты.Чарада фестиваль җиңүчеләрен, катнашучыларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәламләде, җиңүчеләргә Дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырды. Җырга-моңга, барышы мирасыбызга бай булган тамашаның чагылышын сез түбәндәге рәсемнәрдә күрәсез. Гала -концерт  турында тулырак "Теләче" газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев