Вакансияләр ярминкәсе узды
Бүген “Киләчәк” яшьләр үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды.
Эш эзләүчеләргә тәкъдим ителгән хезмәт урыннары исемлегеннән күренгәнчә, шоферлар, тракторчылар, сатучылар, ветеринария табиблары, “ЛМР - Пласт”, “Авангард - Строй” кебек җитештерү предприятиеләренә эшчеләр һәм башка һөнәр ияләре кирәк. Татарстан Республикасы Мәшгульлек үзәгенең Теләче бүлеге җитәкчесе Ольга Әхмәтова үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, вакантлы урыннар сайтларда да урнаштырылып барыла, шулай ук түләүсез укып, сорау зур булган яңа белгечлек алу мөмкинлеге дә бар.
Кыскасы, теләгән кешегә эш табарга була. Вакансияләр ярминкәсенең ничек узуы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белергә мөмкин.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев