Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабак алынамы…

7 май - Җәзаларны үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре көне.

Шул уңайдан ТР җинаять җазаларын үтәтү инспекциясенең Арча муниципальара филиалының Теләче дислокациясе өлкән инспекторы РӨСТӘМ МИДЕХӘТ УЛЫ ХАФИЗОВка үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.

- Рөстәм Мидехатович, җuнаятьҗазасы үтәтү инспекциясенең эшчәнлеге нидән гыйбарәт?

- Иң элек шуны әйтергә кирәк: җинаять законнарында каралган жазалар арасында жазаны иректән мәхрүм итмичэ генә бирү мөһим урын алып тора. Без әнә шундый хөкем карарларының үтәлешенә контрольлек итәбез, хөкем ителгәннәрнең тәртибен күзәтү астында тотабыз. Сонгы дүрт ай эчендә безнең районда 45 кеше исәптә торды, хәзер исә -25.

- Алар нинди жазалар үти?

- Өчесенә төзәтү зшләре билгеләнгән, шуларның берсе -.баласына алимент түләмәгән хатын-кыз. Дүрт кеше мәжбүри эшләргә хөкем ителгән. Аларны авыл җирлекләренә торган урыннары буенча жибәрәбез. Халык мәкале дә “эш кешене төзәтә” ди бuт. Сынау срогы белән шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр дә бар: 13 кеше, шуларның берсе - хатын-кыз, моннан тыш, бер кешенең хөкем карары белән иреге чикләнгән: аңа Теләче муниципаль районы биләмәсеннән чыгып китү тыела, кичке сәгать тугыздан иртәнге алты сәгатькә кадәр өйдә булырга тиеш. Билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыя торган җәза да бар, әйтик, икенче тапкыр исерек килеш руль артына эләккән очракта. Мондый 3 кеше исәптә тора, аларны яшәү һәм эш урыннарында контрольлек итәбез. Вакытыннан алда төрмәдән кайткан затлар да 2021 нче елдан бездә исәптә тора. Андыйлар бүгенге көндә бер кеше. - Электрон беләзек кемнәргә кидертелә? - Андыйлардан бездә быел бер кеше узды. Авыр жинаять кылуда гаепләнүче, әмма әле аңа карата суд карары чыгарылмаган, бу кеше өй арестында тотыла. Электрон мониторинг системасы аларның һәрбер хәрәкәтен күзәтергә һәм хокук бозуларны булдырмаска ярдәм итә. Әлеге күзәтелүчеләр өчен таләпләр кырыс: өйдән ишегалларына чыгарга ярамый, бuлгеле бер вакытта һавада йөреп керү каралган, чuт кешеләр белән сөйләшү, кәрәзле телефон яки башка элемтә чараларыннан файдалану, кунаклар кабул итү тыела. Әгәр ниндидер хокук бозу булса, чикләүләр үтәлмәгәндә, шунда ук инспекциядәге компьютерда күренә. Аларны Казан да контрольдә тота. Гомумән, исәптә торучы кешеләр куелган чикләүләрне, тыюларны бозалар икән, аларны суд аша кулга алалар.

- Иректән мәхрүм итмичә бuрелә торган җәзаларны нәтиҗәле дип уйлыйсызмы?

- Исәптә торучыларның төрлесе бар бит: ялгышлык белән жинаять кылучылар да. Кешегә төзәлү, туры юлга басу өчен мөмкинлек бирергә кирәк. Мона аларның хакы бар. Безнең эштә бу хакыйкатьне һәрдаим күздә тотып эш итәргә кирәк. Исәптәге һәркемнең - үз холкы, һәрберсе белән аңлашып, төзәтү эшеләре алып барабыз. Күзәтүдән тыш, тәрбияви чаралар да үткәрәбез. Арча инспекциясендә штатта психолог бар, аны чакырып, исәпкә яңа гына алынганнар белән кварталга бер тапкыр очрашулар оештырабыз. Шулай ук Теләчедә “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологлары белән килешү төзелгән һәм тыгыз элемтәдә торабыз. Эчке эшләр бүлекчәсенең дә ярдәме зур, исәптә торганнарны участок инспекторлары белән кварталга бер тапкыр урыннарга барып тикшерүләр үткәрәбез.

- Җинаятьчеләргә кыңгыр эш кылганнарына үкенеп, сабак алырлык, димәк…

- Кызганычка каршы, төзәлергә теләмәүчеләр дә була. Быел, мәсәлән, җәза үтәү тәртипләрен бозган өчен дурт райондашыбызга булган жәзасын суд аша иректән мәхрүм итү жәзасына алмаштырырга туры килде. Әлбәттә, эшебезнең унай нәтижәсен күрергә телибез. Алда сойләгәннәрнең барысы шул максатка юнәлтелгән. Форсаттан файдаланып, инспекцияне төрле елларда җитәкләгән ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Исәнлексаулык, иминлек, хәерле гомер телим.

Эльмира Котдусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев