Сабан туена бирнә җыячаклар
Тиздән районда Сабан туйлары гөрлиячәк. Әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре, бигрәк тә, бәйрәмгә бүләк җыю – үзе бер бәйрәм төсен ала.
Ихлас, киң күңелле, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче райондашларыбыз ел саен бүләкләрен алдан әзерләп көтеп торалар бу чараны. Быел, Теләче авылында милли бәйрәмебез Сабан туена бирнәне, иртәгә, ягьни 30 май көнне сәг.16.00 дә җыя башлыйлар. Хөрмәтле райондашлар, якынлашып килүче Сабан туе бәйрәменә үз өлешебезне кертик, читтә калмыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев