«Сабантуй» журналы призына Татарстан Республикасы беренчелеге узды
31 гыйнвардан алып 2 февральгә кадәр Казан шәһәрендә 2011-2012 нчы елгы егетләр арасында көрәш буенча «Сабантуй» журналы призына Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
57 команда 350 ләп яшь көрәшче катнашкан әлеге ярышларда Теләче районы командасы да чыгыш ясап кайтты. Составта Теләче, Баландыш, Олы Мәтәскә, Олы Нырсы, Алан урта мәктәбе укучылары иде. 65 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Садыков Илдан (Теләче урта мәктәбе укучысы) 3 урынга лаек булды. Гомумкоманда урыннары буенча Теләче командасы 10 урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев