Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саф һавада ял

30 июньнән 26 августка кадәр республикабызда үзешчән сәнгать коллективларының концерт турлары дәвам итә.

Әлеге чыгышлар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының төп чаралар планына да кертелгән.

2013 елдан башлап "Авыл клублары төзү" программасы буенча төзелгән клубларда оештырылучы әлеге чараларның төп максаты - халык исемен йөртүче коллективларны раслау, алар катнашында күрше районнарга күчмә концертлар оештыру.

8 август көнне әлеге тур кысаларында районыбызның үзешчән сәнгать осталары Саба районының Явлаштау авылында зур концерт программасы белән чыгыш ясап кайтты. Эстрада җырлары, гармун моңнары, баянга кушылып җырлау, бию, нәфис сүз һәм башка жанрлар белән үрелеп барган концерт бик уңышлы килеп чыкты. Тамаша барышында һәвәскәрләребезнең чын сәхнә кешеләре икәне тагын бер кат расланды. Аларның җылы чыгышлары тамашачылар тарафыннан көчле алкышларга күмелде. Моның шулай икәнен тамаша барган вакытта Явлаштау авылы халкының шат йөзеннән дә күрергә була иде. Алар үзешчәннәребезне: "Без әлегедәй матур концертны беренче тапкыр күрәбез, рәхмәт Сезгә! Тагын килегез!” - дип озатып калдылар.

Зөлфия Ибраһимова, район мәдәният йорты методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев