Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Сагышлы хәтерләр ... (бәйге кысаларында)

Сугыш... Нинди хәвефле, хәсрәтле, куркыныч сүз. Бу сүз кешеләр күңелендә нәфрәт һәм сагыш уята... Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 80 ел вакыт үтсә дә, аның шыксыз хатирәләре йөрәк түрләрендә мәңге сеңеп калган.

Язлар җитү белән, Җиңү көнен бәйрәм иткәндә, ул елларның күңел әрнеткеч  вакыйгалары  ветераннарыбыз  хәтерендә кабат яңара. Хәер, безнең гаиләдә  ул куркыныч  дәһшәтле көннәр  һәм авыр еллары турында эбиебез һәркөн диярлек искә төшереп тора иде... Кызганычка каршы, кадерле әбиебезгә Җиңүнең 80 еллыгын каршыларга насыйп булмады.Ул моннан бер ай элек  безнең арадан китеп барды...

 Минем әбием Гыйлаҗова Мәрьям Гариф кызы 1930 нчы елның 15 сентябрендә Теләче районы Баландыш авылында дөньяга килгән.

 “ Сугыш башланганда миңа нибары 11 яшь  кенә  иде”-дип сүзен башлый торган иде  әбием, ул күз яшьләренә уралган  көннәр, еллар  хакында...   Әле дә хәтердә ул күңелләрне яралаган дәһшәтле 1941 нче елның 22  нче июнь көне...Авыл  уртасындагы  баганага  куелган радиодан яңгыраган  сугыш хәбәре ... Әлеге кайгылы хәбәрне ишетеп, бөтен кеше эштән- басу-кырлардан кайтты. Китте елаш, китте ыгы- зыгы .Керәләр,чыгалар, чабалар ,йөгерәләр. Капкалар бер ачыла ,бер ябыла .Шул ук көнне кемнәрнедер  басу капкасына кадәр  озата да башладылар ...күрше абый һәм әтиемне озату- һич тә онытлмаслык  шомлы көннәр... . Шулай итеп  мин 12 яшемнән колхозда эшли башладым. Ат җигеп, сабан сөрү, урак уру, печән чабу, кибән кую, көлтә бәйләү - барысы да безнең өстә иде . Сыер җигеп, басу тырмалавым хәзер дә истән чыкмый. Сыеры да хуҗалыкныкы бит әле аның.( Әнинең ул мескен хәлсез сыердан 1-2 литр сөт  савып, безне үлемнән дә алып каласы бар ... ). Атлар сукага гына иде. Шулай да бер колесный трактор бар иде. “Үрмәкүч”дип йөрттек без аны. Шул “Үрмәкүч”нең файдасы бик күп булды... безгә дә эш җитәрлек иде...Мин шул тракторга ягу өчен  утын (шакмаклар)  әзерли идем. Көз көне көлтә бәйләп, эскерт сала идек, малайлар белән бергә ындырда молотилкада ат куып, ашлык суктырдык. 11-12 яшьлек малайларның көлтәне  өскә   ыргыта алмыйча елаулары  әле дә күзалдында. Чөнки эскерт башында торучы бабайларның кайберләре бик усал иде...Көзгә генә сыешмагач, кыш көне дә эскерттән көлтәне ат белән ташып суктыра идек.  Үзәккә үткәнгәдер  инде, ул авыр вакытларны, элеккене искә төшерәсе дә килми, балакайларым, ” –дип сөйли иде әбием. Кыр эшләре тәмамлангач, солдатларга оекбаш бәйләп, бәрәңге киптереп  кич утыруларын да хәтерендә яңарта ул. Сугыш елларының авырлыгы турында язып та сөйләп тә   бетерерлек түгел. Күпме авырлыклар  күрдек без. Инде минем кебекләр сирәк калгандыр... Шөкер, яшьлегебездә авырлыклар кичерсәк тә, картлыгыбыз рәхәт тормышта  узды. Яшьләр бу тормышның кадерен белсеннәр иде”, – дип  сагышлана торган иде  әбием Мәрьям.

  Әйе, еллар үткән саен тыл ветераннары саны да кими бара. Хәзерге урта һәм яшь буын якты дөньяда яшәве белән сугыш чоры каһарманнарына һәм ул елларның авыр йөген җигелеп тарткан  ул-кызларына бурычлы. Ил бәхете өчен көчләрен, сәламәтлекләрен, мәхәббәтләрен корбан итеп, гомер көзләрендә  дә  сугыш михнәтләрен искә алып, сагышланып яшәп ятучы тыл ветераннарыбызга нинди генә изгелекләр кылсак та харәм булмас, аларга нинди генә яхшылыклар эшләсәк тә инде әҗеребезне кайтардык дип әйтергә тел әйләнмәс. Без алар алдында түләп бетермәслек  бурычлы. Киләчәктә күкләребез гел дә аяз, тормышыбыз тыныч  булсын иде! Бүгенге матур ал таңнарыбыз, якты тыныч көннәребез өчен без  әби-бабаларбызга, сугыш һәм тыл ветераннарына  мең  кат  бурычлы һәм  рәхмәтле ...  

Тәнзилә Гыйлаҗова,  Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.        

Җитэкчесе – Зәйнуллина Рушания Хәким кызы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев