Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Сәйяр» - балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең муниципаль этабы булып узды

Иске Җөри мәдәният йортында «Сәйяр» - балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең муниципаль этабы булып узды

Бәйгенең нигезләмәсендә катнашучылар дүрт төркемгә бүленгән иде.     Беренче төркем мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмалары, әлеге төркемдә беренче урынга Теләченең 2 нче номерлы, икенче урынга Теләченең 3 нче номерлы һәм өченче урынга Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчалары лаек булдылар.
   Икенче төркемгә гомумбелем бирү оешмаларының 1-4 сыйныф укучылары керә. Биредә беренчелекне Балыклы башлангыч мәктәбе яулады. Караширмә башлангыч мәктәбе икенче һәм Шәтке урта мәктәбе өченче урынга лаек дип табылдылар. Олы Тиләҗе башлангыч һәм Олы Нырсы урта мәктәпләре лауреат исеменә лаек булдылар.
     Өченче төркем 5-8 сыйныфлар өчен иде. Әлеге төркемдә беренче урынны Ф. Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе театр коллективы яулады. Икенче, өченче урынга Теләче һәм Югары Кибәхуҗа урта мәктәпләре лаек булдылар.
   Дүртенче төркемдә 9-11 сыйныф укучыларыннан торган театр коллективлары чыгыш ясады. Беренче урынны Олы Мишә, икенче урынны Иске Җөри урта мәктәбе яулады. Барлык катнашкан коллективларга мәгариф бүлегенең дипломнары һәм призлар тапшырылды. Беренче урынны яулаган чыгышларның видеолары республика этабына җибәрелде. Театр коллективларына иҗади уңышлар телибез. Алдагы этапта да яхшы нәтиҗәләргә өметләнеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев