Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Сакланганны Ходай үзе саклый

Тотрыксыз заманда яшибез. Бу авыл хуҗалыгы тарамагы өчен дә искәрмә түгел.

Мин моны республикабызның әле бер, әле икенче районында мөгезле эре терлекләр арасында йогышлы авырулар баш калкытуын истә тотып әйтәм. Мәсәлән, кеше сәламәтлеге өчен дә аеруча куркыныч булган бруцеллез, себер түләмәсе кебек, һәм башка йогышлы авырулар әнә шундыйлардан. Димәк, саклану чараларын күреп бетермибез. Нишләптер, халкыбызның “Сакланганны Ходай үзе саклар” дигән мәгълүм гыйбарәсен истән чыгарабыз. Шунысы игътибарга лаек, йогышлы авыруларның күбесе чит төбәкләрдән сатып алган терлеккә ияреп кайта.

Республика хуҗалыклары икътисадына миллионнарча сум зыян китерүче әлеге авыруларны ничек булдырмый калып була? Алар терлекчелек комплексларында нинди юллар белән килеп керә? Әлеге тәҗел сорауларга җавапларны без  районыбызның “Игенче”, “Чулпан” ширкәтләре, “Алан” акционерлык җәмгыяте терлекчелек комплексларында булып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария станциясе Илгизәр Гарипов һәм “Россельхознадзор”ның республика бүлегенең ветеринария буенча кураторы Идрис Гатин белән бергәләп эзләдек.

Хуҗалыклардагы йөрешнең барышы һәм биокуркынычсызлык нисбәтеннән терлекчелек комплексларына, җаваплы белгечләргә нинди таләпләр куелуы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев