Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Салкын кышта исән калсыннар өчен

Декабрьдә коеп яуган яңгырлар, гыйнвардагы зәмһәир салкыннар аркасында, бүген юллар тулысы белән зур бер шугалакны хәтерләтә. Яңа ел бәйрәменә кадәр булган көчле җил, җепшек кар астында калган, аннары гыйнварда кинәт суыткач ут сүнгән авыллар, янгын чыгу очраклары күп булды. Юллардагы әледәнәле кабатланып торучы юлтранспорт һәлакәтләре турында әйткән дә юк

Белгечләр фаразына караганда, алдагы көннәрдә дә һава торышы көйсез булачак. Шушы шартларда төбәгебездә яшәүче киек кошлар белән кыргый җәнлекләргә дә кышны чыгу җиңел түгел. Җитмәсә, быел кар да бик иртә яуды һәм калын булып ятты. Дөрес, декабрьдә бер-бер артлы коеп яуган яңгырлар киметүен-киметте үзен. Хәзер кар эчендә калган боз катламнары кыргый җәнлекләрнең аякларын “кисә”, хәрәкәт иткәндә өстәмә уңайсызлык тудыра. Кышкы табигать шартларында аларга һәм киек кошларга азык табу бермә-бер авырлаша. Тояклы хайваннарның, куяннарның һәм бездә кышлаучы кошларның төрләрен саклап калу өчен аларны даими ашатып тору зарур.

Әлеге уңайдан, ягъни безнең республикада кышлаучы җәнлекләрне, кошларны ашату буенча Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре зур эш башкара. Шуның күркәм мисалын сез түбәндәге рәсемдә күрәсез. Әлеге ведомствоның районара инспекторы “Мишә” дәүләт тыюлыгына кергән Алга, Петровск авыллары янәшәсендәге урманда Эмиль Гаязов киек кошларны бодай белән сыйлады. Мәгълүм ведомство хезмәткәрләре тарафыннан урманда яшәүче пошилар, боланнар (мараллар), куяннар, кыр тавыклары, көртлекләр һәм башка җәнлекләр, киек кошлар даими ашатыла. Әлегедәй биотехник чаралар, ягъни өстәмә азык белән тәэмин ителеш аларга салкын кышны уңышлы, югалтуларсыз кышларга ярдәм итәчәк. Без Эмиль Әнвәр улы белән “Мишә” дәүләт тыюлыгының Алга, Петровск авыллары янәшәсендә урнашкан кышкы урманда булдык. Биредә пошилар, боланнар һәм куяннар өчен “кормушка”лар куелган. Алар бирегә тоз яларга, кукуруз, борчак, арпа һәм солы ише бөртеклеләр белән тукланырга киләләр икән. “Кормушка”лар янындагы карның тапталып, шомарып бетүе әнә шул хакта искәртә. Баксаң, инспектор аларны һәрдаим ашатып тора икән.  Әлегедәй “ашханәләр” районыбызда берничә участокта урнашкан.

Кошларны дөрес ашату кебек кайбер кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк. Беренчедән, тукландыру вакытында чүпләмәскә, урманда полиэтилен капчыклар, пакетлар, картон тартмалар калдырмаска кирәк. Даими ашатырга, кошларны көн саен, бигрәк тә салкыннарда ризык белән тәэмин итү мөһим. Әгәр дә кошларны берүк урында, билгеле бер вакытта ашатсаң, тиздән алар үзләре дә әлеге урынга билгеле бер вакытта килә башлыйлар. Тояклы хайваннар өчен тоз бик тә кирәкле микроэлемент булып саналса, кошлар өчен иң көчле агу. Шуңа күрә аларга тозлы ризык ашатырга ярамый. Иң яхшысы - кыздырылмаган көнбагыш. Кошларга ипи бирергә ярамый дисәләр дә, бөтенләй ризыксыз калдырганчы, аны бирсәң дә ярый, - ди Эмиль Әнвәр улы. Быелгы кыш үзенчәлекле, берничә кат бозлы кар катламы бик калын, явым-төшем дә явып кына тора. Тояклы кыргый хайваннар, каурыйлы дусларыбыз моны авыр кичерә. Тычканнар белән тукланучы ябалакларга быел да аеруча кыенга туры килә икән. Миләш быел да уңды. Аның бер өлешен, ягъни “тәмле”леләрен миләш чыпчыклары иртә көздән үк ашап бетерде. Хәзер исә чират “тәмсез”ләренә һәм танылган рус эстрада җырчысы Михаил Муромов җырлый торган “Кар өстендәге алмалар”га җитте. Кыш лык запасны көздән әзерләүче саесканнар белән каргаларга үзләре яшереп җыйган запасларын табу авырлашкан. Кар күмеп киткән. Карга чумып, шунда төн кунучы, куркыныч янаганда пырхылдап очып чыгучы кыр тавыгы, боҗыр, көртлек, суерларга мондый карлы кыш файдага гына булса да, әлеге дә баягы декабрьдә яуган көчле яңгырлардан калган боз катламнары уңайсызлык тудыра икән.

Фәнил Гаязов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев