Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Салкын майны яхшыга юрыйк!

Районыбыз басу-кырларында тулы куәткә язгы кыр эшләре бара. Гәрчә кырда эшләр өчен һава торышы бик уңай тормаса да.

Шуңа да карамастан, бу салкын көннәрне белгечләр яхшыга юрый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 3 май иртәсенә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, күпъеллык үләннәрне тырмалау эше тәмам инде. Әлеге агрочара алдан планлаштырылганча, 8371 гектар мәйданда башкарылган. Күпъеллык үләннәр 7156 гектар мәйданда тукландырылган. Эшнең планга карата үтәлеше - 85%. Көзге культуралар 4273 гектарда тырмаланган. План - 4649 гектар мәйдан. Үтәлеш - 92%.

Хәзер районыбыз кырларында 8254 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Планга карата эш үтәлеше - 31%. Планда каралган чәчүлек мәйданнары - 26837 гектар мәйдан. Бүген иң югары чәчү темпы җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтендә!  Хәзер алар барлык чәчелергә тиешле чәчүлек мәйданнарының 46%ын чәчеп өлгергәннәр. Шулай ук язгы кыр эшләре темпы җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Игенче” һәм “Чулпан” ширкәтләрендә дә яхшы. Ә менә “Шәрәфиев” шәхси предприятиесе механизаторларына (элеккеге җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте) эш темпын бермә-бермә бер арттыру зарур.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев