Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәтке авыл җирлегендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Елак яңгырлы, сары төсле, моңсу булса да, олы яшьтәгеләр көзне зарыгып көтеп ала. Чөнки нәкъ менә әлеге ел фасылында Өлкәннәр көнен билгеләп үтәләр. Шәтке авыл җирлегенең абый-апалары да бик көтте аны. Матур киемнәрен киеп, мәдәният йортына, чәй табыны артына җыелды.

Аларны бәйрәм белән тәбрик итәргә район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин да килде. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров, "Агролак" ширкәте җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдинов һәм авыл эшмәкәрләре ярдәме белән оешкан чарадан өлкәннәр рәхмәтле булып таралышты. 

"Хөрмәтле өлкәннәребез! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. ... 
Бәйрәм уңаеннан оештырылган бәйрәм табын әзерләүдә үзләренең өлешләрен керткән барлык авылдашларыбызга бик зур рәхмәт. Иткән изгелекләре үзләренә меңе белән кайтып, күңел тынычлыгында, ныклы саулыкта, аяз күкле тыныч туган илебездә яшәргә насыйп булсын!, - дип хәбәр юллады безгә авыл китапханәчесе Кәүсәрия Галимуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев