Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сәхнәдә – “Өзелгән йөзем”

25 ноябрь көнне Ямбулат авылы клубында Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклау елына багышланган районкүләм театраль фестиваль – бәйге кысаларында, әлеге клуб каршында эшләп килүче үзешчән театр коллективы тарафыннан,, драматург Данил Салиховның “Өзелгән йөзем” пъесасы күрсәтелде.

Клуб мөдире Шәфкать Кәримуллин тарафыннан сәхнәгә куелган спектакль район мәдәният йорты директоры Фирдәвес Нәгыймова җитәклегендәге жюри әгъзалары һәм тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Спектакльдән соң озакка сузылган алкышлар, ихлас рәхмәт сүзләре әнә шул хакта сөйли. Икенчедән, авыл үзешчәннәренең чыгышы залда утырган әниләребезгә зур бәйрәм бүләге булды. Ник дигәндә, иртәгә, ягъни  27 ноябрь көнне, илебез җәмәгатьчелеге Әниләр көнен билгеләп үтәчәк.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев