Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шаулый урман шул вакытта...

Әйләнә-тирәбездә сокланып карап туймаслык матурлык, сулап туймаслык саф һава, әйтеп-сөйләп бетерә алмаслык гүзәл тормыш. Бар җиһаннан яз исе бөркелә. Яз көне табигать безнең тарафтан тәрбия көтә. Тирә-яктагы чисталыкны булдыру, өмәләр оештыру күңелле эшләр. Ләкин бу тормышта ак та, кара да булган кебек, күңелсез гамәлләр кылучы адәм балалары очрый тора. Ә безнең, тәрбиячеләрнең төп максаты - табигатькә мәхәббәт тәрбияләү эшен кечкенәдән башлау.

Безнең Лесной балалар бакчасында бу эшчәнлек Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе, Татарстан Республикасының Биологик байлыклар буенча дәүләт комитетының “Ашыт” күп юнәлешле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигатьтыюлыгы белгечләре белән берлектә алып барыла. Арчадан килгән таныш кунакларны балалар бик сөенеп каршы алды. Килеп керүгә, Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы балалар белән исәнләшеп, кызыклы әңгәмә корып җибәрде. Балалар үзләре дә әзерләнгән чараны күрсәтергә әзер иде инде. Бу юлы без килгән кунакларга “Шаулый урман” дигән сценарий күрсәттек. Аның максаты: балаларга уңай һәм тискәре образлар аша ураманнарны саклау күренешен күрсәтү иде. Урман хуҗасының килеп керүе, аның тарафыннан әйтелгән сүзләр начар гамәл кылып йөрүче малайларның эшенә нокта куйды. Бары тик агачлар утыртканда, тирә-ягыбызны чистартканда, урман байлыкларыннан дөрес файдаланганда гына урманнарыбыз шаулап үсәчәк, саф һавасы белән безне сөендерәчәк. ”Урманнарны саклыйк бергәләп!”, “Чисталыкны үзебездән башлыйк!”, “Табигать-тиңсез хәзинә”, “Табигать-яшәү чыганагы!, “Табигатьтә без кунак, шуңа күрә бул тыйнак!” дигән төрле төстәге битләргә язылган канатлы сүзләр балаларга дөрес фикер йөртергә җирлек тудырды. Менә нәкъ шушы төсле кәгазьдәге кебек болыннарыбыз шау чәчәккә күмелер, урманнарыбыз чиксез байлыклардан сыгылып торыр, тирә-ягыбыз яшеллеккә төренер. “Моның өчен һәр кеше табигатьне сакларга, якларга, үзеннән зур өлеш кертергә тиеш” дип тәмамланды чарабыз. Кунаклар безгә үзләре дә буш килмәгәннәр, бик күп белем салынган “серле савытлар”, табигать күренешләре төшерелгән таратма материаллар һәм башка бүләкләр белән килгәннәр. Шаймуллина Алия Ринат кызы һәм Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы балалар белән “Без табигать белән дусбезгә чүп-чар кирәк түгел” дигән темага әңгәмә уздырды. Уздырган чара балаларга гына түгел, безгә дә бик ошады, үзебезгә кызыклы һәм кирәкле мәгълүматлар тупладык. Әңгәмәне ныгыту максатыннан, балалар белән уен уйнатылды. Нәкъ менә кунаклар алып килгән “серле савытларга” тирә-ягыбызны пычратып яткан чүп-чарларны дөрес итеп аерып салырга кирәк иде. Ашамлык калдыклары, кәгазь, пыяла, пластик, металл калдыклары дөрес савытларга салынганда гына, икенчел эшкәртүгә китә ала һәм яңа әйберләр эшләнә, табигатебез дә пычранмый. Белем туплаган вакытта, балалар тиешенчә ял да итеп алдылар. Агачлар булып, җил искәндә шауладылар, яңгыр яугач үстеләр, кояш күзен кыскач, өскә күтәрелделәр. Табигатьне сөйгәннәрнең Алга барыр һәр эше. Якла һәм сакла син аны, Әй, мәрхәмәтле кеше?! Безнең Лесной балалар бакчасы табигатьнең иң гүзәл почмагында урнашкан. Табигатьнең матурлыгы ул безнең матурлык. Аны карап торсаң гына үз рәвешен югалтмый. Дусларым, әйдәгез табигатьне бергәләп саклыйк! Эшкә өндәүне нәни сабыйлар белән бергәләп башлыйк! Менә шул вакытта гына урманнарыбыз шаулап үсәр, сулаган һавабыз саф, чиста булыр.

Диләрә Исламова, Лесной балалар бакчасы мөдире.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев