Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәхси затларның үзйөрешле машиналарына техник карау эше дәвам итә

Техник карауга килүчеләр күрсәткече, техникасы булган шәхесләр санын уртача 65-70% тын тәшкил итә.

16 май көнне Әбде авыл җирлеге территориясендә яшәүче шәхси затларның трактор һәм тагылма арбаларына техник карау чарасы үткәрелде. Тикшерү барышында анда катнашучы затларның регистрация документлары, техникаларының төзеклеге һәм куллану вакытында куркынычсызлык таләплэренә җавап бирү мөмкинлекләре каралды.

Һава шартлары гел үк кояшлы булмаса да, чарага килүчелүр  техникаларын яхшы әзерләргә тырышканнар. Күзәтчелек органы таләпләреннән тыш, техниканың тышкы өслеген чистартып, буяп куюлар, әлеге чараның авыл җирлегендә аерым статуска ия булуын күрсәтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев