Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәһәргә - ярминкәгә

Районыбыз җитештерүчеләре 19 сентябрь көнне Кәрим Тинчурин урамында “Иске шәһәр” перфектурасы биләмәсендә сәүдә иттеләр.

Безнекеләр  ике атна саен казанлыларга ит, сөт, сыер мае, сыр ише ризыклар, каз - үрдәк, тавык түшкәләре, икмәк, бәрәңге һәм бакча нигъмәтләре - җиләк-җимеш, яшелчә тәкъдим итәчәк. Җиләк-җимешләрдән, яшелчәләрдән ясалган төрле кайнатмалар белән тозлыкларга да урын түрдән булды. Районыбыз җитештерүчеләре, әнә шулай, әтнәлеләр белән чиратлашып, ике атнага бер тапкыр казанлыларны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итеп торачак. 


Шәһәр халкын -  ит, сөт, икмәк, бәрәңге ише ризыклар белән авыл хуҗалыгы педприятиеләре сөендерсә, бакча нигъмәтләре, консервланган яшелчәләр белән авыл җирлекләре хезмәткәрләре сәүдә итте. Шунысы сөенечле, алар корган палаткалар, бигрәк тә Иске Җөри, Әбде, Шәтке, Югары Мәтәскә авыл җирлекләре өстәлләре янәшәсеннән кеше өзелмәде. Җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте пешекчеләре өлкән буын кешеләрен итле, суда пешкән карабодай боткасы, таба ризыклары һәм кайнар чәй белән сыйлады.


Республика кулланучылар берлеге рәисе Ренат Шәймәрданов билгеләп узганча, зур әзерлек белән ярминкәгә килгән Теләче районы җитештерүчеләренең акча эшләп кайту китү мөмкинлеге  бар иде. Минемчә, алар, үзләре алып килгән продукциянең күбесен сатып бетереп кайтып киттеләр. Ярминкә барышыннан күренгәнчә, икмәккә, иткә, сөткә, бәрәңгегә һәм башка яшелчәләргә сорау зур булды. Шулай ук Теләче сөт-май комбинаты алып килгән сыр белән майны да, гадәттәгечә, чират торып алдылар. Теләче маеның элеккеге даны Казан халкы күңелендә әле дә булса яши кирәк.


Бу көнне ярминкәгә килүчеләр, авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу белән беррәттән, район мәдәният йорты хормейстеры Әлфия Поташова җитәкчелегендәге “Дулкын” вокаль ансамбле чыгышын да тамаша кыла, аларга кушылып бии, җырлый һәм күңел ача алды. Моннан тыш, алар, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Флүзә Галәвиева, Әлфия Поташова, Гөлнур Гыймрановалар башкаруындагы аерым җырларны да яратып тыңладылар.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев