Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шигъри тәлгәшләр

Сезгә бүген Газинур Әхмәтҗанов шигырен тәкъдим итәбез.

Уртак сою янсын әлегә.

Уянганда танда уйлап куям,
Керфекләрем нигә чыклы сон?
Күз алдымда синең карашларың,
Йөрәгемнән бер дә чыкмыйсың.

Көмеш җепләр бераз кунгалаган,
Калын толымнарың кем үргән?
Йөзеңдәге якты елмаюың,
Әйтерсең лә гөлгә төрелгән.

Җыйнак кына, җитез буй- сыныңа,
Кагылып үткән заман җилләре.
Сине күргәч, башкаларны бер дә,
Очратасым никтер килмәде.

Үземдәге булган гадәтемне,
Бер карашың белән сынадың.
Без тиңнәрме , - диеп бу тормышта,
Күңелемнән шул чак сорадым.

Әйтте йөрәк, кеше карбыз тугел,
Язмыш юлларыгыз ни әйтер.
Бер – берегезгә тугры булалсагыз,
Юлыгызны бәхет киңәйтер.

Бергәләшеп алга барган чакта,
Бергә эчик татлы суын да.
Йөрәкләрдә янган мәхәббәтне,
Без калдырыйк килер буынга.

Пар йөрәкләр ярсып типкән чакта,
Ошамыйбыз бабай- әбигә.
Узган гомер әйдә, уза торсын,
Уртак сөю янсын әлегә.

Газинур Әхмәтҗанов.
6 май. 2024 ел. Азнакай шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев