Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Скутерга алмашка - самокат

Җәй җитүгә, юлларда самокатларда, спорт мотоциклларында, велосипедларда, скутерларда йөрүчеләр арта.

Дөрес, йөртү таныклыгы таләп ителә башлагач, соңгысында йөрүчеләр кимеде. Аның каравы, соңгы ике елда электр самокатларында, спорт мотоциклларында йөрүчеләр артты. Аларда күбрәк балалар җилдерә, кызганыч, егылып, бәрелеп имгәнүчеләр, җәяүлеләрне имгәтүчеләр дә юк түгел. Электр самокатларында, спорт мотоциклларында җилдерүчеләрне өч-дүрт ел элек шәһәр урамнарында гына күрергә туры килсә, хәзер андыйлар район, авыл җирлегендә дә ешайды. Дөрес, районда балалар һәм әлеге төр транспорт чаралары белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләренең теркәлгәне юк әле. Әмма… “Булмас димә, дөнья бу,” - диелә халкыбыз әйтемендә. - Республикабызның Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе мәгълүматларына карасак, электр самокатлары белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрендә быел кырыкка якын бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алды. Шуның утыз сигезе хастаханәгә стационар дәвалауга яткырылды. Күбесе аяк-кулларын сындырган, баш мие җәрәхәте алган. Беришенә катлаулы операция ясарга туры килгән. Ә тернәкләнү чоры ярты яки бер елга кадәр җитәргә мөмкин, - ди Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Ришат Нәзиров. Баш инспектор балаларга шлем һәм терсәк, тез саклагыч кию кирәклеген искәртә. Юл аша аның хәвефсез булуына инангач кына чыгарга, самокаттан яки велосипедтан төшәргә кирәк.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X