Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Соңгы этабы башланды

Май аенда Теләче-Шәтке юлында берничә елга сузылган төзекләндерү эшләренең соңгы этабы башланып китүен язган идек. Ул чакта төзекләндерү эшләрен ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Казан филиалы төзүчеләре алып барды.

Теләче-Шәтке юлыннан йөрүчеләрне сөендерергә ашыгабыз: нигезе ныгытылган, өслегенә 20шәр сантиметр ком, вак таш (ЩПС - чебеночно-песчаная смесь) салынган 2 чакрым 900 метр озынлыктагы юлга 2 сентябрьдә беренче кат асфальт түшәлә башланды. Юлның икенче катын киләсе җәйдә түшәячәкләр. Бу эшне ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы юл мастеры Салават Фәйзрахманов җитәкчелегендәге механизаторлар, эшчеләр бригадасы башкара. Мин участокка килгәндә биредә тулы куәткә эш бара иде. Мисал өчен, үз эшләренең осталары, машинист Эльвир Хөснетдинов белән аның ярдәмчесе Сетдар Атаев автомобиль әрҗәсеннән “Фогель Супер 1900 - 2”дип исемләнгән асфальт җәю җайланмасына төшкән кайнар асфальтны әзерләнгән өслеккә түшәү белән мәшгуль булса, операторлар Ирек Нәҗметдинов белән Фәһим Усмановлар юлга түшәлгән асфальтның тигезлеге, калынлыгы һәм авышлыгы өчен җаваплы.

 

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев