Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Солдат әниләрен хөрмәтләп...

Кирәкми безгә кан кою, Кирәкми безгә сугыш! Безнең теләк якты, матур, Тыныч хезмәт һәм тормыш! (Әхмәт Исхак “Кирәкми безгә сугыш”)

Матур гына тормыш иткәндә, киләчәккә якты уйлар белән яшәп ятканда, бүген илебездәге тынгысызлыкка беркемдә битараф кала алмый. Бигрәк тә газиз улларын  армия хезмәтенә озаткан әниләргә авыр. Йөрәк пәраларын бүген исән-саумы икән диеп уяна алар йокыдан. Солдат әниләре... Бүгенге көндә нинди хисләр биләп алган аларның  күңелен?!  Илебезне, Ватанны сакларлык нинди батыр уллар үстергән  бит алар!!!

     Бүген без Лесной балалар бакчасы коллективы, балалар белән солдат әниләрен тәбрикләргә бардык. Бакча мөдире солдат әниләренә изге теләкләрен җиткерде, балалар күңел юатырлык эчтәлекле шигырьләр юллады. Аннары коллектив белән  бергә әзерләгән күчтәнәчләребезне тапшырдык.  Кулларына тынычлык күгәрчене тоткан балалар, әниләрне юатты. Аннары бергәләп гаилә капкасына пар күгәрченнәрне беркеттек. Бу күгәрченнәр илебезгә, гаиләләргә тынычлык-тигезлек, сабырлык теләп торсын дигән теләкләр әйтелде.

        Солдат әниләренә аерым сүз бирелде. “Малайларның исән -сау әйләнеп кайтуын телибез. Солдат әнисе булу җиңелләрдән түгел икән ул, ашарга утырсак та, йокларга ятсак та, ул нишли икән дип уйлап куябыз” дигән сүзләре дә күңел җепләрен  тирбәтте. Алар уллары белән горурлана, илебезне сакларга җибәргән  лачыннарына соклана. Күзләре яшь пәрдәсе белән капланган булса да, йөзләрендә көчле рух балкый. Илебез тынычланыр, ничә еллар бәйрәм иткән Җиңү тантанасы үз урынында калыр. Ялкынланып бар дөньяны камап алган ут –ялкынга, ядрә тавышларына безнең илебезгә үтеп керергә юл куймас солдатларыбыз!!!

     Кадерле солдат әниләре хәзерге вакытта минутлап санап улларының исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуын көтә. Әниләргә без сабырлык, ныклы сәламәтлек телибез. Армия хезмәтендә, сугыш эчендә  Ватанына тугры калып сугышкан барлык солдатларга көчле булырга, батыр уллар булып туган якларына исән-имин кайтырга язсын  иде дигән теләктә калабыз без.

Лесной бистәсе, Исламова Диләрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев