Сонгы ае җитә кышның...
Райондашларыбыз иҗаты
Сонгы ае җитә кышның...
Урап -урап карлар күмсен,
Болын,басу юлларын !
Кыш матур ул,күп кар белән,
Көрәк тотса кулларын.
Салкын җиле исә янә,
Өтеп ала,тундыра.
Кар,бураннар быел бик аз-
Булганын җил туздыра.
Алда әле-февраль хуҗа ,
Ул ярата кар ,буран .
Булыр көчле бураннарда,
Шуна ышанып торам .
Кыш, кышлыгын итәр әле-
Уз көчен ул күрсәтер...
Карга күмәр,дулар буран,
Йөри әле" үртәптер".
Сонгы ае килсен кышнын,
Үтсен ул тыныч булып !
Яудан кайтсын ир-егетләр-
Сугышлар калсын тынып !
Җәүдәт Мөхәмәтшин.23.01.2025 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев