Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Соңгы күренешләр төшерелә

8 февраль көнне районыбызның Карачтау авылында кабат кино төшерү төркеме эшләде.

Исегезгә төшерәбез, биредә ел дәвамында сөекле язучыбыз Мөхәммәт ага Мәһдиевның “Кеше китә - җыры кала” әсәре буенча телесериал төшерелде. Анда республика театрларының танылган артислары белән бергә райондашларыбыз да теләп катнашты. Бу көннәрдә телесериалның соңгы күренешләре төшерелә. Төшерү төркеме 10 февраль көнне Саба районының Миңгәр авылында эшләсә, 11 көнне кабат Карачтауга кайтачак.

Төшерүчеләр төркеме телесериалның Бөек Җиңүнең 80 еллыгы тантаналарына әзер булачагына ышандыра. Фильмның бер өлешендә дәһшәтле Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы авыр еллар сурәтләнә.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев