Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Спектакль белән сөендерделәр

27 ноябрь көнне илебез җәмәгатьчелеге Әниләр көнен билгеләп үтте. Кемдер бу көнне газиз әниләребезгә чәчәкләр, тәмледән-тәмле күчтәнәчләр алып кайтса, икенчеләр - жилетлар, мамык шәл белән сөендерде, өченчеләр - радио-телевидениегә котлау юллады.

Ә Айдар авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче театр труппасы кадерле әниләребезне, гомумән тамашачыларны танылган драматург Флорид Бүләковның “Әбиләргә ни җитми” спектакле белән сөендерде. 

26 ноябрь көнне авыл мәдәният йортында күрсәтелгән спектакльне айдарлылар, бик теләп, яратып карады. Узган ел гына республика программасы нигезендә төзекләндерелгән җылы, якты, чиста мәдәният йортында спектакль каравы үзе бер бәхет, үзе бер бәйрәм. Ә үзешчән артистларның  башкару осталыгына исең китәр.

Бу хакта тулырак “Теләче “ газетасының киләсе саныннан укый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев